World News in Tatar

Мөхәммәтшин: «Бердәм Россия» Халык программасы - конкрет проблемаларны хәл итү механизмы

«Бердәм Россия»нең Халык программасы ил халкының конкрет проблемаларын хәл итү коралына әверелде. Партиянең Татарстан бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Нәтиҗә бар» форумында шулай дип белдерде.

«Халык программасы - үзгәрешләрне чагылдырган документ. Ул Думаның 2021 елда узган кампаниясе барышында ил гражданнарының 2,5 миллионнан артык тәкъдиме нигезендә формалаштырылган, анда шул исәптән татарстанлылардан килгән 6 мең инициатива да керә. Мондый формат үзенең нәтиҗәлелеген раслады инде. Биш ел эчендә Халык программасы конкрет проблемаларны хәл итүнең һәм, иң мөһиме, сайлаучылар белән сәяси эш механизмына әверелде. Бүгенге көндә аның үтәлеше 95 процент чамасы тәшкил итә. Калган ярты елда аны тулысынча төгәлләргә исәплибез», - диде ул.

Программа даими рәвештә тулыландырыла һәм яңартыла. Узган чорда аңа 70тән артык өстәмә нигезләмә, шулай ук заманның актуаль таләпләрен һәм җәмгыять ихтыяҗларын чагылдырган берничә яңа бүлек кертелде, дип өстәде Мөхәммәтшин.

Читайте на сайте