World News in Tatar

Быел Казанның Совет районында 75 ишегалды яңартылачак

2026 елда Татарстан башкаласының Совет районында «Безнең ишегалды» программасы кысаларында ишегалды территорияләрен төзекләндерү дәвам итәчәк. Район хакимияте башлыгы Роман Фәтхетдинов мэриядә узган эшлекле дүшәмбедә шул хакта хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы үзенең нәтиҗәлелеген раслады инде. Программаны гамәлгә ашыру дәверендә Совет районында 287 ишегалды территориясе төзекләндерелгән, эшләр 573 күп фатирлы йортны һәм 130 меңгә якын кешене колачлаган. Узган елда төзекләндерү эшләре 52 ишегалдында узды, ул 23 мең кешегә кагылды.

«»Безнең ишегалды» программасы һәрвакыт халык белән диалогта төзелә. Кешеләр идеяләр тәкъдим итә, эш барышын күзәтә һәм фикер алышуларда катнаша», - диде Фәтхетдинов.

2025 елда районның алты ишегалдында «Күрше фест» узды, анда 6,5 меңнән артык кеше катнашты. Быел тагын 75 йортны яңарту күздә тотыла, бу 30 мең кешегә кагылачак һәм ялны файдалы итеп үткәрү өчен яңа мөмкинлекләр тудырачак.

Читайте на сайте