World News in Tatar

Татар җәмәгатьчелеге Мәскәүдә Бәшир Рәмиев һәм Якуп Чанышев каберләрен зыярәт кылган

Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина, хезмәт ветераннары Һаҗәр Бәширова, Җәрия Гыйматдинова Мәскәүнең Кунцево зиратында җирләнгән Закир Рәмиевнең (Дәрдемәнд) оныгы, танылган галим, Бөек Ватан сугышында катнашкан Бәшир Рәмиев һәм генерал-лейтенант Якуп Чанышев каберләренә чәчәкләр салды һәм дога кылды.

«Казаннан килгән делегация бу көнне Әсәдуллаев йортында урнашкан Татар мәдәни үзәге эшчәнлеге белән дә танышты. Директоры Әнвәр Хөсәенов үзәкнең үткәне һәм бүгенгесе хакында тәфсилләп сөйләде. Чаралар уза торган залында заманында беренче Мөселман корылтае була. Диварларында истәлеккә төшкән тарихи фотосурәтләр урнаштырылган. Муса Җәлил, Сара Садыйкова, Газиз Айдарский, Сара Шакулова, Якуп Чанышев һәм башка күп кенә татар шәхесләренең яратып килә торган урыны булган. Хәзер дә олуг шәхесләргә багышланган кичәләр уза. Ансамбльләр оешкан, татар теле курслары алып барыла. Сокландырырлык эшләр башкарыла», – диде Флюра Абдуллина «Татар-информ»га.

Икенче көнне Мәскәүнең Поклон тавында ифтар узды. Хәйрия ифтарын Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте идарәсе белән Татарстанның Мәскәүдәге вәкаләтле вәкиллеге оештырды. Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, баш мөфти, шәех Равил Гайнетдин, Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиева һәм башка рәсми вәкилләр, кунаклар, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.

Читайте на сайте