World News in Tatar

Казанда Кырымның Россиягә кушылуы уңаеннан флешмоб узачак

Кырымның Россиягә кушылу көне уңаеннан Казанда патриотик флешмоб узачак. Акцияне партия ярдәме белән «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» активистлары оештыра.

Чарада 150 дән артык кеше катнашыр дип көтелә. Катнашучылар, Россия триколоры төсләрендәге табличкалар тотып, «Кырым», «Россия» һәм «Навсегда» сүзләре рәвешендә тезеләчәк. Акция вакытында шулай ук Россия флаглары кулланылачак.

Флешмобка хәрәкәт активистлары, мәктәп укучылары, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, шулай ук Татарстан Республикасы иҗтимагый оешмалары вәкилләре кушылачак.

Акция «Россия – минем тарихым» тарихи паркында узачак.

Читайте на сайте