World News in Tatar

Аксубай районында яшәүче тыл хезмәтчәне Александра Трофимовага 101 яшь тулды

Татарстанның Аксубай районында яшәүче тыл хезмәтчәне Александра Петровна Трофимова 101 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Александра Петровна 1925 елның 16 мартында туган. Аксубайда Сабан туе узган көнне сугыш башлана. Ул чакта Александра Петровнага 16 яшь була. Әти-әнисе дүрт балага (Александра, Кузьма, Василий, Вера) тормыш бүләк итә», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Әтисе Идел-Дон каналы төзелешендә һәлак була. Ярлы яшиләр, ачлыктан интегәләр. Александра балаларның иң олысы була, тормыштагы барлык авырлыклар аның җилкәсенә төшә. Бакчада эшли, утын кисә, печән әзерли. Җәй көне колхозда көтүче булып эшли.

«Хезмәт ветераны сугыш бетүен ачык хәтерләми. Ачлыктан һәм салкыннан сөенергә хәле калмаган була. Сугыштан бик күп кеше өйләренә әйләнеп кайтмый», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

Бүгенге көндә Александра Петровна туганнары белән яши.

Читайте на сайте