World News in Tatar

Дубайда Гарәп илләре татарлары Альянсы зур хәйрия ифтары уздырды

11 март көнне Дубайда Гарәп илләре татарлары Альянсы тарафыннан оештырылган хәйрия ифтары узды. Чарада Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче 100гә якын ватандашыбыз һәм төрле милләт вәкилләре катнашты. Бу хакта «Татар-информ»га Дубайда яшәүче татар диаспорасы активисты Әлфия Бәдретдинова хәбәр итте.

Ифтар мәҗлесе татарларны гына түгел, башка милләт вәкилләрен дә берләштергән. Бирегә татарлардан тыш, гарәпләр, чеченнар һәм дагыстанлылар да чакырылган.

«Йөзгә якын ватандашыбызны ифтар ашы белән сыйладык. Без биредә төрле милләт вәкилләре белән бердәм булып, тату яшибез. Ниндидер паникага бирелмибез, үзебездә бар да тыныч», – дип белдерде Гарәп илләре татарлары Альянсы рәисе Марсель Әхмәтшин.

Мәҗлес барышында Дубайда яшәүче Илшат хәзрәт Җиһаншин Рамазан аеның фазыйләтләре турында вәгазь сөйләгән һәм күмәкләп намаз укыганнар.

Читайте на сайте