World News in Tatar

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан белән Кырым арасында тыгыз хезмәттәшлек җайга салынган

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кырым һәм Севастопольнең Россиягә кушылуы көнендә төбәкләр арасында хезмәттәшлек үсешен билгеләп үтте. Ул үзенең MAX каналында шул хакта хәбәр урнаштырган.

«18 мартта без илебезнең заманча тарихында истәлекле датаны – Кырымның Россиягә кушылуының 12 еллыгын билгеләп үтәбез. Бүген без ярымутрауның үзгәрүен, аның инфраструктурасы һәм икътисады үсүен, төбәкләр арасында мәдәни элемтәләрнең ныгуын күрәбез», - дип искәртте ул.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан белән Кырым арасында икътисади һәм социаль-мәдәни өлкәләрдә тыгыз хезмәттәшлек җайга салынган, шулай ук җылы дустанә мөнәсәбәтләр саклана.

Ахырда ул Кырым халкына тынычлык, иминлек һәм уңышлар теләде.

Видео: max.ru/rustamminnikhanov

Читайте на сайте