KazanForum: «Хәләл индустриядә Казан пионер булды»

KazanForum: «Хәләл индустриядә Казан пионер булды»

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» икътисад форумында тематик мәйданчыклар шулкадәр күп иде, хәтта кайсын сайлау да җиңел булмады... Мин исә «Россия Федерациясе һәм гарәп-мөселман дөньясы илләре арасында товар әйләнешен үстерү. Төбәк икътисадына инвестицияләр җәлеп итү» темасына барган дискуссиядә булдым.

Барлыгы Татарстанда хәләл сертификатлы 100дән артык оешма эшли икән. Шулар арасыннан 30 компаниянең экспорт белән эш итүе билгеле.

«Татарстан — сөт җитештерү буенча лидерлар сафын били. Әлбәттә, башка төр продукция җитештерү өлкәсендә дә алдынгыбыз. Авыл хуҗалыгы азык-төлеге җәһәтеннән республика үзен тулысынча тәэмин итә. 2020 елдан алып экспорт системасында яңа команда белән эшлибез, бу юнәлеш тә көннән-көн активлаша. Экспорт буенча 4 ел элек булган һәм хәзерге күрсәткечләрне чагыштырсак — әлеге көнне ул 3 тапкырга арткан. Узган ел нәтиҗәләре буенча тулаем экспорт 457,6 миллион долларны тәшкил итте. Ә 2020 елда ул нибары 160 миллион доллар күләмендә иде.

Бу күрсәткечләр системалы эш нәтиҗәсендә булдырылды. Хәләл продукция экспорты — үзенә күрә бер тренд. Әлеге юнәлешне үстерергә омтылабыз. Безнең регион бу темага иң «чумган» төбәкләрнең берседер. Узган ел республикадан хәләл продукция экспорты 11,5 миллион доллар булган», — дип бәян итте ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Рөстәм Гайнулов.

«Бездә хәләл индустрия өчен, продукцияләрне реализацияләүгә бернинди киртә юк! Соңгы елларда Россиядә генә түгел, бөтен дөнья халкы хәләл продуктларга өстенлек бирә башлады, бу – бер тренд. Мөселман халкы гына түгел, башка диндә булганнар да хәләл продукция ала, эзли. Хәләл индустрия республикада Рәисебез Рөстәм Миңнеханов карамагында булуы да үсешкә уңай йогынты ясый», — диде ул.

Барлыгы республикадан 60ка якын илгә товарларыбызны экспортлау бара.

Малайзия белән Мордовиянең Татарстан белән бергә уртак эшләре булырмы?

Малайзия белән Мордовия вәкилләре Татарстан белән бергә эшләү нәтиҗәле булачагын билгеләде.

«Малайзия белән Россия — географик яктан ерак илләр булса да, икътисади яктан бергә үсеш алырга мөмкинлекләре бар. Авыл хуҗалыгы техник яктан трансформацияләнгән чорда яшибез. Илләребезнең ике яклы сату-алу һәм инвестиция эше көйләнгән. Россия — һәрвакыт үзенең фәнни мәктәбе һәм техник мөмкинлекләре белән билгеле булды. Малайзия — авыл хуҗалыгының эшкәртү тармагы белән данлы», — диде Малайзиянең Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек хәвефсезлеге министрлыгының генераль сәркатибе урынбасары Бадрул Шихам бин Мохд.

Ул РФ уртак предприятиеләр оештыру мөмкинлеге турында әйтте. «Малайзия Россия халкына ачык. Безнең академик белем һәм тикшеренү эшләре өлкәсендәге хезмәттәшлек уңай нәтиҗәләр бирәчәк. Сездә инженеринг һәм үсемлекчелек көчле булса, без ананас һәм кокос үстерүне хуп күрәбез», — диде ул.

Шулай ук малайзиялеләр экологик өлкәдә тәҗрибә уртаклашу теләкләрен әйттеләр. Илләрендәге тотрыклы инфраструктура булуын да ассызыкладылар.

«Мордовия — ит, сөт, йомырка җитештерү буенча илдә лидерлар сафын били. Продукциябезнең экспорты 39,8 миллионны тәшкил итте. Мордовиядә 3 оешма хәләл товарлар җитештерә. Әлбәттә, Татарстан белән хәләл индустриядә бердәм эш итү шактый нәтиҗәле булачак», — диде Мордовия Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Антон Илюшкин.

«2000 елдан Мордовия Диния нәзарәте республикабыздагы хәләл индустрия белән ныклап шөгыльләнә. Иң башта ул җәмәгать туклану урыннары, азык эшкәртү предприятиеләре иде, хәзер инде инстустриягә зур оешмалар керә. Бездә хәләл продукцияне контрольдә тоту буенча махсус комитет булдырылган. Хәләл индустрия үсешенә Артем Здунов импульс бирде», — диде Мордовия мөфтие Раил хәзрәт Асаинов.

«Мордовиядәге хәләл индустрия башка төбәкләрдәге кебек берничә кластерга бүленә: җитештерү, финанс һәм туризм өлкәсе. Бездәге «Чамзинская» кошчылык фабрикасы 8 ел дәвамында хәләл ит җитештерә. Менә яңарак Саранск консерв заводы халыкара хәләл сертификатын алуга аудит алды. Шулай ук хәләл кондитерлык продукциясен җитештерүчеләр дә бар. Хәләл индустрия үсешендә төп аспект — ышаныч һәм репутация», — дип бәян итте ул.

«Тарихка күз салсак, Советлар Союзы дәвереннән үк Казан хәләл продукция җитештерүне күзаллады. Хәләл индустриядә Казан пионер булды. Әлеге вакытта хәләл продуктларына көннән-көн ихтыяҗ арта бара. Без бик күп күләмдә Согуд Гәрабстанына экспорт эшлибез», — ди «Ресурс» компаниясенең өлкән вице-президенты Дмитрий Антонов.

«Әстерхан өлкәсе — озак еллар дәвамында россиякүләм бакча дип исәпләнә. Безнең өлкә Россиядә яшелчә җитештерү буенча 1нче, бәрәңге җитештерүдә 5нче урында бара. Тулаем яшелчә культураларны җитештерү 1780000 тоннаны тәшкил итә. Регионда 12 азык-төлек эшкәртү предприятиесе бар. Әлбәттә, хәләл сертификаты таләпләре буенча җитештерелгән продукция мөселманнарны кәнәгатьләндерерлек күләмдә булырга тиеш. ТР без хәләл товарлар җитештерүчеләр ифрат күп икәнен беләбез», — дип өлкә белән таныштырды һәм фикерләрен әйтеп үтте Әстерхан өлкәсе авыл хуҗалыгы һәм балык сәнәгате министры Руслан Пашаев.

  • Фикер алышулар, дискуссия мәйданчыгы эше нәтиҗәләре буларак Татарстанның хәләл индустриясе тармагының чәчәк атуы көтелә. Иң мөһиме хәләл сертификатлы товарларның сыйфаты яхшы булсын да, халыкның ихтыяҗы көннән-көн артсын, дип әйтәсе килә.

Читайте на 123ru.net