Оборона министрының элекке урынбасары Поповны сак астына алганнар

Россия Тикшерү комитеты оборона министрының элекке урынбасары, армия генералы Павел Поповны кулга алды.

«Мошенниклык» турында җинаять эше ачылган.

Генералның улы Роман Попов 2 ел элек интернетта хәрби кием һәм амуниция белән сату иткән.

SHOT Телеграм-каналы ачыклаганча, 2018-2020 елларда Роман Попов интернетта төрле хәрби әйберләр: форма, аяк киеме, рюкзаклар һәм Ops-Core шлемнары саткан. Шушы вакыт эчендә Роман кимендә 24 «лот» саткан.

Телеграм-канал мәгълүматлары буенча, 43 яшьлек Романның Химкида 110 квадрат метрлы, якынча бәясе 35 миллион сум булган фатиры бар.

Роман Поповның Химкидагы фатиры урнашкан йорт

Шулай ук генералның улы 2020 елдан башлап күпмедер вакыт Химки Каратэ федерациясен гамәлгә куючы һәм хуҗасы булып тора, тик, соңрак, ул әлеге бизнестан китә.

Роман 1980 елда, әтисе Павел Попов Совет гаскәрләрне составында Германиядә хезмәт иткән Веймар шәһәрендә туган.

Кулга алынган Павел Поповның һәм аның якыннарының милкендә төрле вакытларда Мәскәү өлкәсендә 3 гектар җир кишәрлеге, торак йорт, Красноярск краенда фатир һәм 2 машина булган.

SHOT Попов милкендә булган тагын кайбер мөлкәтне ачыклаган:

Мәскәү өлкәсендәге Красногорск шәһәре янында 3 гектарлы җир. Тикшерү версиясе буенча, «Патриот» паркында эшләгән төзүчеләрне ул нәкъ менә шунда бушлай эшләргә мәҗбүр иткән. Бу җир кишәрлегендә 245 квадрат метрлы йорт, 108 квадрат метрлы хуҗалык блогы бар.

Красноярск краендагы иске йорттагы 72,8 квадрат метр мәйданлы фатир (хатынының өлеше дә бар), бәясе якынча 5 млн сум.

Генерал Мәскәүнең Куркино районында Соколово-Мещерская урамында теркәлгән. Фатир бәясе – якынча 50 млн сум.

Ирле-хатынлы Поповларның милкендә шулай ук 2 автомобиль: «Mercedes A200» һәм хатынына теркәлгән «Volkswagen Tiguan» җиңел машиналары бар.

Читайте на 123ru.net