Кызлар конкурска әзерләнә

Иртәгә, 2 июль көнне, Казанның Халыклар Дуслыгы йортында "Керәшен чибәре - 2016" конкурсының беренче этапы - сайлап алу һәм әзерлек туры узачак.

Конкурста катнашырга Татарстанның Казан шәһәреннән, Кайбыч, Балык Бистәсе, Питрәч, Яшел Үзән, Сарман, Менделеевск, Мамадыш районнарыннан һәм  Башкортстанның Бакалы районыннан барлыгы 9 кыз теләк белдерде. 

Иртәгә көн дәвамында чибәр кызлар белән төрле специалистлар эшләячәк.

Регистрация 9.00 сәгатьтә башлана. 

Читайте на сайте