Айдар Галимовның кызы Айгизә мөһим кастингны уза алмаган

Айдар Галимовның кызы Айгизә мөһим кастингны уза алмаган

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимовның кызы Айгизә Галимова «Халык кастингы» («Народный кастинг») шоуында катнашкан. Бу хакта «Иптәшләр.Татарлар» Телеграм-каналы хәбәр итә.

«Айгизә кастингка Екатеринбург шәһәренә барган һәм «IOWA» төркеме җырын башкарган. Ләкинн жюри җырчыны проектка алмаган. Шуңа да карамастан, Айгизә күңелен төшерми. Ул үзен Уфада узачак кастингта тагын бер тапкыр сынап караячак. Айгизә бүгенге көндә Уфада яшәп иҗат итә», – дип яза канал.

Айгизә – татар, рус һәм инглиз телләрендә җырлый. Ул халыкны үзенең гадәти булмаган образлары, тәнендәге күпсанлы татуировкалары һәм ачык киемнәр яратуы белән дә җәлеп итә. Артык «кыю» фотолары, образлары өчен аңа еш кына тәнкыйть сүзләре дә ишетергә туры килә. Җырчыны әтисенең йөзенә кызыллык китерүдә гаеплиләр.

  • «Боларны әтиегез дә карыймы?» – Айдар Галимовның кызы Айгизә ярымшәрә фотоларын күрсәтте
  • Айдар Галимовның кызы Айгизә: «Бәдрәф кәгазем бармы-юкмы, борыным агамы-юкмы икәнен тикшереп утырганыгызга рәхмәт!»
  • «Оятсыз кыз» – Айдар Галимовның кызын егете белән төшкән фотолар өчен тәнкыйтьлиләр

Читайте на 123ru.net