«Баланы коткарды». Ял иткәндә ир һәм хатынны, аларның дустын агым шарлавыкка алып киткән

3 августта Приморье краенда Хрустальный бистәсендә яшәүче ир белән хатынны, аларның дус хатынын Цинк күлендә агым алып киткән. Югалган барлык кешеләрнең дә мәетләрен тапканнар. Ял итүчеләр су җибәрә торган шлюз системасына эләккән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Күлдә бата башлаган 12 яшьлек кызны әнисенең дусты коткарган, бала хәзер реанимациядә.

«КП» белешмәсе буенча, Анастасия һәм Наталья исемле ике дус хатын күлдә балалары белән сапларда (баскан килеш ишкәк белән ишеп йөзә торган такта) йөзә. Ясалма шарлавыктан өскәрәк менгәч, аларны көчле агым алып китә башлый.

Анастасия үз баласын ярга чыгарырга өлгерә, аннары дус хатынын һәм аның кызын коткарырга маташа, ләкин агым аларны алып китүен дәвам итә. Мона Анастасиянең ире күреп ала һәм суга ташлана, ул дус хатынның – Натальяның кызын коткара, тик агым үзен дә алып китә.

Шулай итеп Арсеньевта яшәүче Натальяны, Хрустальныйдан ирле-хатынлы дусларын агым алып китә. Приморье прокуратурасы белешмәсе буенча, өч кешенең дә мәетен тапканнар, диелә хәбәрдә.

Шаһитлар сүзләренчә, кешеләрне кисәк кенә су чоңгылы суыра башлый һәм ясалма шарлавыкка таба алып китә. Бу вакытта шарлавык янында башка кешеләр ял итеп йөри. Алар суда кыз булуын күрә, аны ярга алып чыгалар, аннары ашыгыч ярдәм һәм коткаручылар чакыралар.

Приморье крае буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, биредә су коену тыела.

Читайте на 123ru.net