Бала мәетен чүплектә туристлар чемоданында тапканнар

Пермьдә бер малайны үтерүнең нечкәлекләре ачыкланган. Баланың гәүдәсен җомга көнне иртә белән бер йорт ишегалдындагы чүп савытлары янында тапканнар.

«Московский Комсомолец» газетасы порталы хәбәр иткәнчә, 6-7 яшьлек малайның мәетен, тәгәрмәчле туристик чемоданга тутырып, чүплеккә ташлаганнар.

«Аны яралгы позасында тапканнар», – дип аңлаткан фаҗига шаһитларының берсе. Үлем сәбәбе – пычак белән күпсанлы чәнчүләр. Баланың шәхесе әлегә билгеле түгел. Малайның мәетенә чип-чиста өй пижамасын кидергәннәр, һәм, шуңа бәйле рәвештә, баланы өйдә үтергәннәр, мәетне соңыннан чүплеккә алып килгәннәр, дип фаразлыйлар.

Читайте на 123ru.net