«Чыгышлары кашынып уза, минем музыканы тизәктә чайкый»: «Глюкоза»ны җавапка тартмакчылар

Продюсер Максим Фадеев рус эстрадасындагы Наталья Ионованы «Глюкоза» тәхәллүсен куллану һәм Фадеев җырларын башкару мөмкинлегеннән мәхрүм итү өчен судка бирергә планлаштыра. Красноярскидагы гаугалы концерттан соң, музыкант артистканың чыгышын шәрехләде.

«Красноярскида булган хәлләр бөтен чикләрне уза. Бу – минем абруемга да кагыла, һәм минем музыканы һәрвакыт бу «кошмар» белән тизәктә чайкыйлар. Аның барлык бу перформанслары кашынып һәм башкалар белән уза», – дигән продюсер.

  • Бот арасын капшый, көч-хәлгә сөйләшә: сәхнәдәге җырчының үз-үзен тотышы гаҗәпләндергән – видео

Табиб-нарколог Василий Шуров «Глюкозa» исеме белән чыгыш ясаучы Наталья Ионованың Красноярскидагы концертта адекват булмаган хәлдә пәйда булуы турында үз фикерен белдерде.

Белгеч билгеләп үткәнчә, җырчының үз-үзен тотышы психоактив матдәләр йогынтысыннан булырга мөмкин.

«Бәлки, ул алкоголь булгандыр... Мөгаен, ниндидер синтетик психостимулятор була ала, ул сексуальлек һәм үз-үзеңне иркен тотуга китерергә мөмкин. Әмма төгәл картинаны бары тик лаборатор анализ гына күрсәтә ала», – дип яза «Московский комсомолец» нарколог сүзләрен.

Куркынычсыз интернет лигасы башлыгы Екатерина Мизулина да Наталья Ионованың үз-үзен тотышын тыелган препаратлар куллану аркасында булырга мөмкин икәнен фаразлады. Шул сәбәпле Мизулина җырчы киләчәктә чыгыш ясарга ниятләгән барлык шәһәрләрдә хакимияткә «Глюкоза»ны наркотикларга тикшерергә тәкъдим итте.

Читайте на 123ru.net