Агуланып үлгән 4 балага аталары дару бирмәгән, әниләре даруны үзе эчмәгән

Красноярск краенда агуланып үлгән 4 баланың атасы үзе дару эчкән, балаларына дару бирмәгән. Ул моның сәбәбен әйткән, дип яза «Московский комсомолец».

Әти кеше сүзләренчә, ул балаларына зыян китерүдән курыккан.

Гаиләдә бөтен кеше үзен начар хис итә, тик әтиләре генә «омепрозол» даруын эчә. Ул балаларга дару бирми, чөнки «аларның әле ныгымаган организмына зыян китерүдән курка». Хатыны да дару эчми, чөнки ул авырлы була.

Шулай итеп 6, 11, 12 һәм 13 яшьлек балалар һәлак була. Әтиләре белән әниләре авыр хәлдә, хәзер алар күрсәтмәләр бирә.

Гаилә «Варан» дихлофосы белән агуланган булырга мөмкин. Бу – хәзер төп версия. Ата-аналар йортны бөҗәкләрдән даими эшкәртеп торганнар, бүлмәләрне начар җилләткәннәр.

  • Дихлофос аркасында гаиләдәге бөтен бала үлеп беткән

Соңгы тапкыр өйдә чебен агуын 20 сентябрьдә сипкәннәр. Икенче көнне иртәнге алтыда, беренче булып, балалар уянган, һәм алар эч авыртуына зарланган. Кечкенә кызлары – 6 яшьлек Арина әтисе аны хастаханәгә алып китү өчен машинасына кадәр күтәреп барганда ук аңын югалткан. Аннары барысы да аңын югалта. Төнлә гаилә дихлофосның агулы парларын сулаган булырга мөмкин.

Пилмән һәм ялгыш пестицидлар салынган тавык белән агуланганнар, дигән версия расланмаган.

Читайте на 123ru.net