Новости по-русски

Бөгелмә аэродромында самолет винты астына эләккән кызның кулы өзелгән диярлек

Бөгелмә аэродромында самолет винты астына эләккән кызның кулы өзелгән диярлек

1 июньгә каршы төндә Бөгелмә аэродромында имгәнгән 23 яшьлек кызны Республика клиник хастаханәсенә китергәннәр. Аңа шунда ук операция ясаганнар. Кызның кулы өзелеп чыккан диярлек. Бу турыда «Татар-информ»га клиниканың хастаханәсендә сөйләделәр.

Имгәнгән кыз диспетчер булып эшли. Ул Бөгелмә аэродромында тора торган Cessna-172 самолетының винт канатлары астына керә. Фаҗига 31 майда кич белән була.

«Имгәнгән кызның кулы тулысынча диярлек өзелгән, тукымалары чәрдәкләнеп беткән. Табиблар аңа операция ясады. Хәле катлаулы дип бәяләнә. Алда аңа тагын берничә операция таләп ителә», – дип сөйләделәр клиникада.

Агентлык чыганагы белешмәсе буенча, кыз самолетны тиешле яктан урап узмый һәм винт канатларына эләгә.

Читайте на 123ru.net