Новости по-русски

Дөнья тирәли: кайсы илдә бөтен агачларны кисеп бетергәннәр?

Дөнья тирәли: кайсы илдә бөтен агачларны кисеп бетергәннәр?

Төрле илләр турындагы иң кызыклы фактлар турында стофактов.рф сайтында язылган. Менә аларның кайберләре.

1. Ливия – Җир шарының иң коры иле, аның 99 %ын чүлләр тәшкил итә.

2. Кислород җитештерү буенча беренче урында - Россия. Моңа Себер урманнары йогынты ясый.

3. Иң әз урманлы ил – Гаити. Анда бөтен агачлар киселеп беткән диярлек.

4. Сомали – иң бүлгәләнгән дәүләт. Аның территориясендә танылмаган бишләп ил бар.

5. Укымышлы кешеләр саны буенча Канада алдыра. Гомуми халык саны белән чагыштырганда, анда иң күп югары белемле кешеләр яши.

Читайте на 123ru.net