Новости по-русски

«Канга баткан анасына ярдәм итәргә тырышты». Үсмер бала каршында анасын чәнчеп үтергәннәр

«Канга баткан анасына ярдәм итәргә тырышты». Үсмер бала каршында анасын чәнчеп үтергәннәр

Всеволжск шәһәрендә 35 яшьлек хатынны баласы каршында чәнчеп үтергәннәр. Бу турыда Россия Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Фаҗига 29 майда балалар өстәмә белем ала торган үзәктә була. Мәрхүмә хатын биредә эшли. Аны элек бергә яшәгән ире чәнчеп үтергәнне үзәктә балалар, шул исәптән 11 яшьлек улы күреп тора.

Җинаятьче – 31 яшьлек ир-ат, ул көнчелектән ярсыган. Алар әле күптән түгел генә аерылышкан. Ир-ат хатынның эш урынына сөйләшергә килә. Тик аннары пычак чыгара, башта хатынның битен яралый, аннары пычакны йөрәгенә кадый. 

11 яшьлек малай канга баткан анасына күрше бинага барырга ярдәм итә, ашыгыч ярдәм чакыра. Тик табиблар килеп җиткәндә хатын үлгән була инде. 

Җинаятьченең шәхесе ачыкланган, тик әлегә аны тоткарлый алмаганнар, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net