Новости по-русски

Бүген Алабугада дельтаплан белән һәлакәткә очраган кеше Чаллы эшмәкәре булган

Бүген Алабугада дельтаплан белән һәлакәткә очраган кеше Чаллы эшмәкәре булган

Бүген көндез Алабуга районында дельтаплан һәлакәткә очрады. Үлгән очучы – Чаллыдагы «ДельтаАгроСервис» компаниясе җитәкчесе Валерий Маракин булган. Бу турыда Chelny-biz.ru хәбәр итте.

Мәрхүм эшмәкәрнең оешмасы «Яңа Юраш» агрофирмасы белән берничә ел хезмәттәшлек иткән. Компания директоры – тәҗрибәле пилот, ул үзе кырларны эшкәртеп йөргән.

Ир-ат үзлектән ясалган оча торган аппаратта була. Якынча белешмә буенча, дельтаплан бүген кырларны гербицидлар белән эшкәртеп йөри. Әлмәт авылы тирәсендә ул егылып төшә. 66 яшьлек пилот урында ук һәлак була.

Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Россия Тикшерү комитетының Үзәк төбәкара транспортта тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, әлеге факт буенча тикшерү башланган. Тикшерүчеләр фаҗига булган һәм дельтаплан һавага күтәрелгән урынны карый.

Фаҗига маневр ясаган вакытта очкыч белән идарә итүдә хата җибәрү, техника эшендә тоткарлык барлыкка килү яки начар һава шартлары аркасында килеп чыккан дип фаразлана.

Читайте на 123ru.net