Новости по-русски

2022 елның Сабантуй батырлары – исемлек

2022 елның Сабантуй батырлары – исемлек

10-12 июнь көннәрендә Татарстанның авыл һәм районнарында милли бәйрәмебез Сабантуй гөрләде. Хәбәрчебез 2022 елгы Сабантуйның район батырларын барлады.

Азнакай районы баш батыры – Альберт Мамалимов.

Аксубай районы баш батыры – Илсур Сафин.

Актаныш районы баш батыры – Азат Габдрашитов. Яшьләр арасында Илназ Шәмсиев.

Алабуга батыры – Илнар Галимов. 

Алексеевск районы батыры – Олег Курнашев.

Арча районы батыры – Альберт Ситдыйков.

Әлмәт батыры – Радик Сәлахов. Баш батыр машина иясе дә булган.

Балтач районы баш батыры – Руслан Рәфыйков.

Баулы районы Сабан туенда дүрт үлчәү авырлыгында абсолют калган дүрт батырга да тәкә бүләк иткәннәр. Баулы районы баш батыры булып Илмир Сабиров танылган. Малайлар арасында – Камил Ганиев (2012 елгы), 2008-2011 елгы яшүсмерләр арасында – Рамазан Мөхәммәтгәрәев, 2004-2007 елгы егетләр арасында Данил Ишбулдин абсолют батыр булып калганнар.

Биектау районы баш батыры – Азат Яруллин.

Буа районы баш батыры – Марат Миначев. Яшьләр арасында – Ислам Сәетморатов.

Зәй районы Сабан туеның абсолют батыры – Чаллыдан Элдар Хәмитов. Сабан туеның төп бүләге булган машинаны жирәбә ярдәмендә Илнар Галимов ота. Яшьләр арасында көрәш батыры булып Руслан Хантимеров калган.

Кайбыч районы баш батыры – Раил Фәсхетдинов.

Лаеш районы баш батыры булып, Муса Галләмов танылды. Батырга символик тәкә белән бергә машина да бүләк иткәннәр.

Мамадыш районы баш батыры – Эмиль Ахунҗанов. Яшьләр арасында – Ислам Кәримов.

Менделеевск районы баш батыры – Идегәй Миңнәхмәтов.

Мөслим районы баш батыры – Илнар Сәетгалиев.

Нурлат районы баш батыры – Илфат Гыймадиев. Батырга мини-трактор бүләк иткәннәр.

Сарман районы баш батыры – Радик Ризванов.

Теләче районы баш батыры – Раил Нургалиев.

Тукай районы баш батыры – Ришат Гайнетдинов.

Түбән Кама районы баш батыры – Алексей Журавлев. Батырга 120 килограмм авырлыктагы тәкәдән тыш, 100 меңлек сертификатка ия булган.

Чирмешән районы баш батыры – Марат Кәримов.

Чистай районы баш батыры – Турал Азимов. 18 яшькәчә балалар арасында көрәштә абсолют батыр исеменә 16 яшьлек Максим Егоров лаек булган.

Югары Ослан районы баш батыры – Фәнис Мортазин.

Яңа Чишмә районы баш батыры – Динар Гатиятов.

Яшел Үзән районы баш батыры һәм машина иясе – Фирдүс Зәйнуллин.

Читайте на 123ru.net