Новости по-русски

Ләйлә Дәүләтова Сабантуйда капчык белән бәрешкән

Ләйлә Дәүләтова Сабантуйда капчык белән бәрешкән

Артистлар Сабантуйларында булган кызык хәлләрне социаль челтәрләргә куюларын дәвам итә. Фирдүс Тямаев белән Илмир Ямаловның катыкта коенулары, Илсөя Бәдретдинованың капчык киеп чабуы, аркан тартышуы турында язган идек. Инде чираттагы бәйрәм герое - шагыйрә, алып баручы Ләйлә Дәүләтова.

Шагыйрә капчык сугышында катнашып, беренче сугуда ук каршында утырган егетне бәреп төшергән.

«Искиткеч матур табигать, уңган-булган кешеләр. Күңелле, рәхәт итеп, дөньяның тәмен белеп яшиләр. Сабантуйлары да нәкъ шулай булды. Супер тамада Илмир Ямалов белән алып та бардык, алып та кайттык.

Минем хәлемә кереп, егылып төшкән бу егеткә чиксез рәхмәтемне, хөрмәтемне белдерәм. Чынлап егылдымы икән ул, әллә юри генәме?» - дип яза шагыйрә, кызык видеоны социаль челтәрләргә урнаштырып. 

Әлеге видео Ләйләнең сәхифәсен карап баручыларның кәефен күтәреп җибәргән.

«Сиңа карап, мөкиббән китеп утыра иде, авызын ачып. Шалт иттердегез»;

«Молодец бу егет, Ләйләнең күңеле булсын дигәндер инде»;

«Кызык та кирәк бит инде», - дип көлешкәннәр алар.

 

Читайте на 123ru.net