Новости по-русски

Әнвәр Нургалиев Илнат Фәрхуллинга: «Молодец син!»

Әнвәр Нургалиев Илнат Фәрхуллинга: «Молодец син!»

Әнвәр Нургалиев Илнат Фәрхуллинны мактый.

Уфада ТМТВ премиясен тапшыру тантанасы узды. Чара алдыннан Әнвәр Нургалиев Илнат Фәрхуллинның иҗатын ошатуын белдерде.

Илнат «без вариантов» эшли. Үз-үзең булып, эшчәнлегеңне алып баруың миңа бик ошый. Чынлап та молодец син. Айдар абый кебек, Радик кебек, минем кебек үзеңнең юлыңны алып барасың. Миңа чынлап та синең иҗатың ошый. Алла Боерса, юлың озын булсын, бәхетле булсын. Шулай үргә менәргә дә менәргә.

Бер концерттан соң Айдар абыйның сүзе истә калды. Мин ул вакытта Татарстанга чыкмаган идем дә әле. Сөйләшеп утырабыз. Айдар абый әйтә: «Әнвәр, күтәрелүе җиңел, менә шуны тотып калырга һәм төшәргә дә әзер булырга кирәк», – ди. Мин бу сүзләрне мәңгегә истә калдырдым. Төшүе авыррак. Шуңа өскә менәргә дә менәргә сиңа. Әле яшь син, юлың ачык булсын, – дип ул Илнатка уңышлар теләде.

ТМТВ телеканалы директоры Лилия Кадыйрова да Илнатны көчле иҗади берәмлек дип атады.

Илнат ул хитны эзләми, кемгәдер шалтыратмый. Кирәк икән, кереп утыра да, тыныч кына яза да куя. Үзенә дә язып куя, башка кешеләргә дә. Көчле иҗади берәмлек. Илнат әле йолдызланып кына килә.

Элвин Грей да сүзсез калмады. «Алла боерса, без дә җырларбыз», – дип Илнатка эшлекле күз карашы ташлады.

Читайте на 123ru.net