Новости по-русски

Кешеләр нинди гамәлләре өчен гомер буе үкенеп яши?

Кешеләр нинди гамәлләре өчен гомер буе үкенеп яши?

Бер дә хаталанмыйча яшәү мөмкин түгел, тик кайбер хаталар кешене гомер буе үкенергә мәҗбүр итә. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Әти-әниләр белән аз аралашу – әти белән әни мәңге яшәр кебек тоела, һәм кешеләр алар белән аз аралаша. Аннары әти-әнигә бәла килгәч, балалар үзләрен гаепли, аз аралашкан өчен үкенә башлый. Шуңа күрә әти һәм әни белән аралашуга вакытны кызганмаска кирәк.

Гомерлек мәхәббәтне саклап кала алмау – һәркем диярлек үз гомерендә бәхетсез «роман» кичерә, аннары гомер буе шуны искә ала. Вакытлар узгач кына, нәкъ менә шул кеше «бердәнбер» булуын уйлап үкенә. Чыннан да яраткан кешене яныңнан җибәрмәскә тырышырга кирәк. Низагларны тыныч кына хәл итү юлы һәрчак була.

Бала булмаганда тормышның тәмен тоймый калу – күпләр балалар тугач кына яшәү мәгънәсен чыннан да аңлый. Ләкин балалар туганга кадәр булган гомерне сагыну хисе дә була. Шуңа күрә балалар туганчы максималь актив яшәргә, кызыклы тормыш кичерергә кирәк, диелә хәбәрдә.

Экспертлар, гомерне хатасыз яшәү мөмкин түгел, дип саный. Шуңа күрә узган хаталар өчен үкенеп яшәргә ярамый.

Читайте на 123ru.net