Новости по-русски

Хәмер эчкән кешеләр нинди авырулардан үлә?

Хәмер эчкән кешеләр нинди авырулардан үлә?

Россиядә алкогольгә каршы дәүләт сәясәте чаралары кулланыла. Илдә алкогольне чамадан тыш куллану белән бәйле сәбәпләрдән авырулар санын һәм үлем-китемне киметергә мөмкинлек бирүче тикшеренүләр үткәрелә. 

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, тикшеренүләр түбәндәге нәтиҗәләр күрсәткән.

Эшкә яраклы яшьтәге ир-атлар үлеменең 60 процентка якыны – алкоголь белән ассоциацияләнгән сәбәпләр.

Алкогольне күп куллану баш һәм муен шешләреннән үлү куркынычын 3,3 тапкыр, бавыр яман шешеннән – 2,1 тапкыр, туберкулездан – 4,1 тапкыр, бавыр авыруларының барлыкка килү куркынычын – 6,2 тапкыр, йөрәкнең көчле ишемик авыруы барлыкка килү куркынычын – 3 тапкыр, ашказаны асты бизе авыруларының килеп чыгу куркынычын 7 тапкыр диярлек арттыра.

Алкогольне күп куллану – пенсия яшенә кадәрге ир-атларның «кинәт йөрәк үлеме» яки йөрәкнең ишемик авырулар белән бәйле үлеменең 90 процентка кадәренең сәбәбе була.

Алкогольне күп кулланганда төрле бәхетсезлек очраклары куркынычы – 5 тапкыр, ә юл-транспорт һәлакәтләре 4 тапкыр арта.

Шуның белән бергә психик авырулар, йогышлы булмаган һәм йогышлы авырулар, шулай ук травмалар арасындагы сәбәп-нәтиҗә элемтәсе расланды, дип хәбәр итте Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге.

Читайте на 123ru.net