Новости по-русски

Ришат Төхвәтуллин яңа җырчы белән эшли башлаган

Ришат Төхвәтуллин яңа җырчы белән эшли башлаган

Җырчы Ришат Төхвәтуллинның концертында үзеннән кала тагын өч җырчы чыгыш ясаячак.

Билгеле булганча, Ришат Төхвәтуллин сәхнәгә яшь җырчылар чыгару белән дә шөгыльләнә. Киләсе сезонда җырчының концертларында барлыгы дүрт җырчы чыгыш ясаячак: Ришат үзе, Алия Карачурина, инде моңа кадәр дә эшләгән Камил һәм яңа исем – Линар Шәймөхәммәтов. 

Артистның администраторы, биюче Илгиз әйтүенчә, танылуының башлангыч чорында ук Ришат яшь талантларга да танылырга ярдәм итәчәген белгән. «Ришат үзе дә студент вакытында популяр артистлар төркемендә җырлап, тәҗрибә тупларга теләгән, тик мондый бәхет аңа елмаймый. Шунда ул, халык арасында танылу алсам, яшь талантларга да сәхнәдә беренче адымнарын ясарга булышыр идем, дип үз-үзенә сүз биргән», – ди Илгиз.

Ришат, бер сүз белән әйткәндә, продюсерлык белән шөгыльләнә. Җырлар табу, аларны яздыру, концерт үткәрү – болар барысы да Ришат җилкәсендә. Шунысы мөһим: Ришат шушы хезмәте өчен артистлардан акча алмый.

Читайте на 123ru.net