Новости по-русски

Рифат Фәттахов: «Озакламый бик зур вакыйга көтелә»

Рифат Фәттахов: «Озакламый бик зур вакыйга көтелә»

Танылган продюсер Рифат Фәттахов Телеграм каналында шатлыклы яңалыгы белән уртаклашкан.

«Унбиш еллык хыял тормышка аша башлады...

Архитектор Герман Бакулин белән көн саен Филармония бакчасына киләбез. Хәтта көненә берничә тапкыр. Озакламый монда бик зур вакыйга көтелә, Алла боерса.

30 августта Казанның нәкъ уртасында бөек җырчыбыз Рәшит Ваһаповка һәйкәл ачылачак. Һәйкәле дә, җырчыбызның үзе кебек, затлы, матур килеп чыга.

Хөрмәтле Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Татарстан хөкүмәте, Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре башкарма комитеты бу эшне хуплады, күтәреп алды. Рәхмәт!

Тарихи вакыйгада бергәләп катнашыйк, дуслар! 30 август 11:00 сәгатьтә барыгызны да Филармония бакчасында көтәм», – дип хәбәр иткән Ваһапов фестивале продюсеры.

Фото: Рифат Фәттаховның Телеграм каналыннан

Читайте на 123ru.net