Новости по-русски

Татарча җырлаучы Анастасия Макарова сыер сава – видео

Татарча җырлаучы Анастасия Макарова сыер сава – видео

Татарча җырлаучы рус кызы Анастасия Макарова шок-контент төшергән. Шок-контент дип, авыл кешесе өчен әллә нәрсә түгел инде ул. Ә менә ап-ак, озын күлмәк кигән җырчы Настяның сыер савып утырган видеосы күпләрне гаҗәпләндергән. 

Видеога фон рәвешендә Салават Фәтхетдиновның «Кайтам әле туган якларыма» җыры уйнап тора. Анастасия курка-курка гына сыер имчәгенә үрелә. Сыеры да тик кенә тормый, койрыгын болгап, чәбәләнеп ала. 

«Пират сыер сава», – дип комментарий язган берәү, Настяны кара яулык чөеп бәйләгәнен пират-кызга охшатып. «Менә бу контент. Менә мин моны аңлыйм, ичмасам», «Сиңа бик килешә», «Монда эт белән мәче дә шок кичерә, Настя», – дип язалар аңа. 

«Милая Мила

В сени ходила.

Милая Мила

Буренку доила», – тә язып куйганнар, елмаюлы смайллар белән. 

Анастасия үзе турында «Интертат»ка: «Мин – татар телен өйрәнүче, татар ризыкларын пешерүче рус кызы дип, горурланып әйтә алам», – дип сөйләгән иде. Инде Анастасия сыер да савып та күрсәткән. 

  • Рус кызы Анастасия Макарова: «Иҗатым аша башкаларны татар телен өйрәнергә рухландырам»

Читайте на 123ru.net