Новости по-русски

Хатын ирен китмән белән сугып үтергән

Хатын ирен китмән белән сугып үтергән

Мордовиянең Дубенки районы Поводимово авылында яшәүче 47 яшьлек Наталья Борчина ирен үтерүдә гаепләнә. Бу хакта stolica-s.su сайты яза. 

Фаҗига 6 июльдә була, ире өенә кайтып кергәч, хатынының эчеп утырганын күрә. Ирнең ачуы чыга һәм хатынына акыл өйрәтә башлый. Хатыны да түзеп тормый, китмән алып, иренең башына суга. Ашыгыч ярдәмне ирнең сеңлесе чакыра. Ул шул кичтә аларга кунакка килә һәм абыйсын аңсыз килеш тапкан була.

Ир-атны хастаханәгә алып китәләр, аның баш сөяге һәм баш мие җәрәхәтләнгән була.

 

Фото: © Мордовия Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы

Башта Наталья Борчинага «Аңлы рәвештә кеше сәламәтлегенә зыян салу» маддәсенең 1 нче бүлеге буенча җинаять эше ачалар. Әмма, берничә көннән соң, зыян күргән ир вафат була. Һәм җинаять эшен үзгәртәләр, әлеге маддә буенча 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.

«Җинаятьтә гаепләнүче хатын-кыз үз гаебен тулысынча таныды», – дип хәбәр иттеләр полиция бүлегендә.

Читайте на 123ru.net