Новости по-русски

«Төрле чаклар булды»: Азат Фазлыев өйдән чыгып китүе, башка белән диңгезгә баруы турында

«Төрле чаклар булды»: Азат Фазлыев өйдән чыгып китүе, башка белән диңгезгә баруы турында

Алсу белән Азат Фазлыевлар яңа концерт программасын «Сер булып калсын» дип атаганнар. Ә үзләре социаль челтәрләрдә һәр көн саен серләрен сөйли тора. Чираттагы гаилә сере турында Азат Фазлыев язган. Баксаң, идеаль пар булып күренсәләр дә, Фазлыевларның да «сандыгы буш түгел» икән.

«15 ел бергә яшәү дәверендә бик күп серләребез җыелды, әмма без аларны беркайчан да тамашачыга чыгып сөйләмәдек. 

Өйләнгәнче бурычка алган ун мең сумны Алсу миңа кире кайтардымы, юкмы? Булды бит безнең дә төрле вакытлар. Мин өйдән чыгып китеп, Алсуның ике бала белән берүзе яшәгән чаклары… Мин башка кеше белән диңгезгә китеп, сагынуга түзә алмаган чакларым. Булды Алсуның минем аркада хастаханә юлында йөргәне.. 

«Кыз алып кайтсаң, бер бүләгем булачак», – дигән идем. Нинди бүләк ул? Алып бирә алдыммы? 

Вакыт үтте, бар да үзгәрде. Һәм без, Алсу белән килешеп, боларның барысын да сезгә сөйләргә булдык. Тамашабызда сез болар турында беренчеләрдән булып ишетәчәксез», – дип язган җырчы. 

Читайте на 123ru.net