Новости по-русски

Путинның зур матбугат конференциясе Яңа елга кадәр булмаячак

Путинның зур матбугат конференциясе Яңа елга кадәр булмаячак

Россия Президенты Владимир Путинның зур матбугат конференциясе Яңа елга кадәр булмаячак. Бу хакта президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков әйтте, дип яза Интерфакс.

«Зур матбугат конференциясенә килгәндә, ул Яңа елга кадәр булмаячак», – диде Песков журналистларга.

«Шул ук вакытта президент журналистлар белән аралашырга мөмкинлек табар, дип ышанабыз. Ул моны даими, шул исәптән чит илләргә барганда да эшли», – дип өстәде ул.

Песковтан, ел ахырында Президентның Федераль Җыенга юлламасы булачакмы, дип тә сорадылар. «Юллама буенча ачыклап бетерергә кирәк», – диде ул.

«Юллама буенча әле әйтәчәкбез», – диде Дмитрий Песков.

Читайте на 123ru.net