Новости по-русски

Апатиты шәһәре халкы белән очрашуда Мурманск өлкәсе губернаторына пычак белән кадаганнар

Апатиты шәһәре халкы белән очрашуда Мурманск өлкәсе губернаторына пычак белән кадаганнар

Апатиты шәһәрендә "Төзүчеләр" мәдәният йортында халык белән очрашудан чыгып барганда Мурманск өлкәсе губернаторы Андрей Чибисның эченә пычак белән кадаганнар. Губернаторны хастаханәгә салганнар. Хастаханәгә килгәндә ул аңында булган. Хәзер аңа операция ясыйлар.

Губернатор кичә халыкны чакырып мөрәҗәгать яздырган булган. Очрашу видеосын караганда ул җылы узган, конфликтлар булмаган.

"База" хәбәр итүенчә, губернаторга пычак кадаучы - 42 яшьлек Александр Быданов. Ул Апатиты шәһәрендә яшәүче, ни өчен кадаган билгесез. Аны кулга алганнар, тоткарлаганда аягын яралаганнар.

Читайте на 123ru.net