Новости по-русски

Май бәйрәмнәрендә алкоголь сатуны тыярга җыеналар

Май бәйрәмнәрендә алкоголь сатуны тыярга җыеналар

Дәүләт Думасы депутаты Солтан Хамзаев, Премьер-министр Михаил Мишустинга мөрәҗәгать итеп, май бәйрәмнәрендә алкоголь сатуны тыярга тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новостига сылтама белән «Газета.Ру» сайты яза.

Монда сүз 28 апрельдән 1 майга һәм 9 майдан 12 майга кадәрге көннәр турында бара. Парламентарий әйткәнчә, ел саен май бәйрәмнәрендә Россиядә исерек хәлдә машина йөртүчеләр саны күбәя. Шулай ук спиртлы эчемлекләрне күп куллану аркасында агуланулар һәм имгәнүләр дә арта.

«Федераль законнар билгеле бер урыннарда һәм кайбер чаралар уздырганда алкоголь сатуны тыя, әмма бәйрәм көннәрендә махсус чикләүләр билгеләми. Җирле хакимиятләр мондый чикләүләрне мөстәкыйль билгели ала һәм гадәттә, бу турыда халыкны алданрак кисәтә», – дигән Хамзаев.

Әмма, аның сүзләренчә, Россиядәге 89 субъектның бары тик кайбер башлыклары гына контрольсез алкоголь сатуның начар шаукымын булдырмас өчен эшли. Шул сәбәпле, депутат фикеренчә, май бәйрәмнәрендә спиртлы эчемлекләр сатуны гомуми рәвештә тыю гражданнарның сәламәтлеген һәм иминлеген тәэмин итүгә өстәмә чара булып тора.

«9 майда алкоголь сатуны тыю – бу бөек көнгә, ветераннарыбызга, хәтергә һәм тарихка сак һәм хөрмәт белән карауга бер шарт булып тора», – дип өстәгән депутат.

Читайте на 123ru.net