Новости по-русски

Салават Фәтхетдиновның вакытсыз вафат булган сеңлесе Лилиянең улы өйләнгән

Салават Фәтхетдиновның вакытсыз вафат булган сеңлесе Лилиянең улы өйләнгән

Салават Фәтхетдиновның племянницасы – 2023 елның гыйнварында вафат булган туганнан туган сеңлесе Лилиянең улы өйләнгән. Бу хакта җырчы, Салават Фәтхетдиновның туганнан туганы, Лилиянең абыйсы Айдар Фәтхетдинов «Ирек мәйданы» газетасына сөйләгән.

«Шушы көннәрдә Башкортстанга кайтып килдек. Мәрхүмә бертуган сеңлем Лилиянең улы өйләнде. Энемнең никахын үткәрдек», дигән ул.

6 майда Айдар Фәтхетдинов Лилия истәлегенә пост куйды. «Бүген сиңа 45 яшь тулган булыр иде, Лилия сеңлем. Урының җәннәттә, караңгы гүрләрең якты булсын. Без сине бик тә юксынабыз», – дип язган ул.

Салават Фәтхетдиновның бертуган абыйсының Лилия исемле кызы вафат булганын былтыр гыйнварда язган идек. Аңа 43 яшь иде, «Бик озак ютәлләп йөрде инде ул. Соңгы арада тыны да бетә башлады. Ижау шәһәренә барып тикшеренүләр узганнан соң, үпкәсенә тулысынча зыян килгән, дип кайтарып җибәрделәр. Тәтешле хастаханәсендә дәваланды. Хәле тагын да авырайгач, Нефтекамскига алып киттек. Анда 6 көн ясалма сулыш алдыру аппараты белән ятты. Кызганыч, табиблар ярдәм итә алмады. 8 гыйнвар көнне сеңлем мәңгелеккә күзләрен йомды», – дип сөйләде Айдар «Интертат» хәбәрчесенә. Лилиянең 2 улы ятим калганы хакында язган иде.

«Балда-майда йөзмәде, барысын да күрде» дип сөйләгән иде Салават Фәтхетдинов Лилия ханым турында.

Читайте на 123ru.net