Новости по-русски

Самими видео: Илсөя Бәдретдиновага чәчәк бирергә җыенган малай сәхнәдә югалып калган

Самими видео: Илсөя Бәдретдиновага чәчәк бирергә җыенган малай сәхнәдә югалып калган

Илсөя Бәдретдинова концертларына олылар гына түгел, балалар да яратып йөри. Концерт вакытында сәхнәгә күтәрелгән балаларга Илсөя аерым игътибар күрсәтә. Концертларның берсендә сәхнәдә бер малай белән кыз күтәрелгән. Җырчы кызчык белән әңгәмә алып барган вакытта бик тә күңелле мизгел булган. Бу күренешне Илсөя Бәдретдинованың концертлар администраторы Гүзәл Карамиева күрсәтте.

Видеода: сәхнәдә кулына чәчәк тотып торган малай башта меңләгән тамашачы арасыннан әнисен эзли, аннары чәчәген кемгә тапшырырга икәнен төрле хәрәкәтләр белән әнисеннән сорарга тотына. Бу күренеш шундый да самими, ихлас: баланың карашы ук елмаю, балачакка соклану уята.

Бу баланың үзе өчен аңлашылмаган хәлдә калуы сәхнәдә торучы музыкантлар өчен дә бик күңелле тоела, әмма арты белән торган Илсөя Бәдретдинова халыкның нәрсәдән көлүен башта аңламый калган.

Читайте на 123ru.net