«Тагын кыйный, башка булдыра алмыйм». Яшь хатынны ире ЗАГСта үтергән

«Тагын кыйный, башка булдыра алмыйм». Яшь хатынны ире ЗАГСта үтергән

Иркутск өлкәсендә ЗАГС бинасында фаҗига була – биредә ир хатынын үтерә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Башка булдыра алмыйм, аерылышырга бирәм» – төнлә ул шулай дип дус кызына яза, иртән ЗАГСта аны ире үтерә.

16 майда төнлә ир белән хатын талаша. 25 яшьлек ир-ат хатыны белән аерылышырга җыенмый.

«Ул мине тагын кыйнады, суям дип яный. Башка булдыра алмыйм. Иртән аерылышырга гариза бирәм, аннары полициягә барам – кыйналган урыннарны терким», – дип яза 21 яшьлек Ирина (исеме үзгәртелә) төнлә белән танышына.

Иртән алар ЗАГСка гариза бирергә бара. Шунда ир хатынга пычак белән ташлана. 20 тапкыр кадаган, ди танышлары. Бу белешмә рәсми расланмаган. Фаҗигане ЗАГС регистраторы күреп тора. Иринаның 11 айлык баласы да биредә була. Ул башка ирдән туган.

«Ира яхшы гаиләдә үсте, бердәнбер бала иде. 9 класстан соң медицина көллиятен тәмамлады. Аннары югары белем алырга теләде. Иркутск университетларының берсенә дефектологка укырга гариза бирде. Заочно укып, Саянск хастаханәсендә санитарка булып эшләде», – ди танышлары.

2 ел элек ул баласының атасы белән таныша, ләкин мәхәббәт авырга узганга кадәр генә дәвам итә. Алар аерылыша, Ирина баланы таба. Аннары Игорьне (исеме үзгәртелә) очрата.

«Игорь белән Ира күптән таныш, шәһәр кечкенә бит. Декабрьдә ул гашыйк булуын әйтте, кызы турында сөйләгән. Ул балага нейтраль карый», – ди танышлары.

Аннары алар бергә яши башлый. Апрельдә язылышырга булалар. Иринаның дусты сүзләренчә, аннары Игорь эчә башлый, өйдә кунмый. Аннары кыйный ук башлый.

Ира аерылышу турында әйтә, Игорь аны җибәрергә теләми. Аннары ул үзе китә, аннары кайта. Шулай яшиләр…

Үтерер алдыннан да талаш була, тагын сәбәп шул ук – аерылышу. Игорь үтерү белән яный.

«Ира миңа мондый тормыштан туюын язды. Мин аңа тизрәк китәргә киңәш иттем. Игорь миңа беркайчан ошамады. Моңа кадәр хөкем ителгән, ник икәнен белмим. Төрмәдән чыккач, бер предприятиедә эшли. Ул миңа барыбер ошамый иде», – ди Ираның танышы.

Иринаны ата-анасы кызлары үлгәнен танышлардан белә. Ираның баласын туганнарына алып килеп биргәннәр. Хатынын үтергән ирне тоткарлаганнар, тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net