Декабрь
2017

Новости за 13.12.2017

Azatliq.org 

Татарстан депутатлары Угра каршылыгына бәйле истәлекле көн булдыру тәкъдименә каршы чыга

Татарстан Дәүләт шурасы комитеты Калуга өлкәсе депутатларының 11 ноябрьне 1480 елда Угра елгасы янында каршылыкны урыс дәүләтенең җиңү көне буларак истәлекле дата дип билгеләү турындагы мөрәҗәгатен хупламады.

Azatliq.org 

"Татар халкы гомер-гомергә "театр уйнаган"

12 декабрь Казанда Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында "Идел-йорт" халык театрлары фестиваленең йомгаклау өлеше үтте. Өченче турга узган 21 халык театрына төрле номинациядә бүләкләр тапшырылды. Гран-прига лаек булган Актаныш районы Киров авылы халык театры Мирхәйдәр Фәйзинең "Ак калфак" спектаклен күрсәтте.

Azatliq.org 

Гюндуз Мамедов: "Кырымда демографик вазгыятьне үзгәртү тырышлыгы күрелә"

12 декабрь Киевта узган матбугат очрашуында Украинадагы Кырым прокуратурасының баш прокуроры Гюндуз Мамедов Кырымдагы югары даирә җитәкчеләр, депутатлар өстеннән ачылган йөзгә якын җинаять эшенең мәхкәмәгә юлланганын белдерде.

Azatliq.org 

Сораштыру: Һәр бишенче русияле сайлауга бармаячак

2018 елның мартында булачак президент сайлауда халыкның катнашу дәрәҗәсе бик түбән булырга мөмкин. Сораштыруда катнашканнарның 58 проценты гына сайлау бүлгеләренә барачакларын белдергән.

Azatliq.org 

Русия мәдәният министрлыгы Мостай Кәрим әсәре нигезендә фильм төшерүгә 90 млн сум бүлә

Мостай Кәримнең "Беҙҙең өйҙөң йәме" әсәренә фильм төшерү өчен Русия мәдәният министрлыгы 90 млн сум акча бүлгән. Фильмны киләсе елда төшерә башлаячаклар, аның режиссеры танылган актер һәм алып баручы Александр Галибин булачак.

Azatliq.org 

Тел низагы: татарга кемнән сабак алырга?

Мәктәпләрдә татар телен укытуны ихтыярига калдыру сурәтендә татарлар үз телен саклап калу өчен нишли ала? Европадагы азчылыкка да телнең кулланылышын алга җибәрү өчен шактый тир түгәргә туры килгән.