Май
2018

Новости за 21.05.2018

Azatliq.org 

Халыклар тел өчен көрәштә берләшә

Мәскәүдә милли телләр язмышына багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүендә иҗтимагый оешма төзеп, даими форумнар үткәрергә килешенде. Галимнәр, депутатлар, җәмәгать эшлеклеләре милли телләр мәсьәләсен югарырак баскычка күтәреп кануни нигездә хәл итәргә җыена.

Azatliq.org 

"Милли телләрне саклау өчен барлык фронтта көрәшергә кирәк"

Мәскәүдә милли телләр язмышына багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүендә иҗтимагый оешма төзеп, даими форумнар үткәрергә килешенде. Галимнәр, депутатлар, җәмәгать эшлеклеләре милли телләр мәсьәләсен югарырак баскычка күтәреп кануный нигездә хәл итәргә җыена.

Azatliq.org 

Мәскәүдә милли телләрнең язмышы турында фикер алышу уза

21 май Мәскәүдә "Туган телләрнең гомуми белем бирү системында үсеше: сәяси-хокукый аспектлар” дип аталган түгәрәк өстәл уза. Чарада мәктәпләрдә милли телләрне ихтыярига калдыру турындагы канун өлгесе хакында фикер алышу була.

Azatliq.org 

Чубаров: ФСБ Мәҗлесне халыкара җәмәгатьчелек алдында пычратырга тырыша

Русия тарфыннан аннексияләнгән Кырымда ФСБ хезмәткәрләре Украина Югары Радасы депутаты ярдәмчесе Мостафа Җәмилев оештырган "экстремистик төркем" ачуы турында хәбәр итте. Мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров ФСБның бу белдерүен Мәҗлесне халыкара җәмәгатьчелек алдында пычрату тырышлыгы дип атады.

Azatliq.org 

АКШ махсус прокуроры "Русия эзен" тикшерүне 1 сентябрьгә тәмамлаячак

АКШ махсус прокуроры Роберт Мюллер 1 сентябрьгә Русиянең 2016 елда Кушма Штатлардагы президент сайлауга катышын тикшерүнең бер өлешен тәмамлаячак. Атап әйткәндә, "Русия эзен" тикшерүгә Дональд Трамп комачауламадымы дигән сорауга җавап табылырга тиеш.