Апрель
2023

Новости за 13.04.2023

Azatliq.org 

Илназ Галәвиев гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителде

Казанның 175нче гимназиясендә 9 кешене атып үтергән Илназ Галәвиевны Татарстан Югары мәхкәмәсе гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итте. 2021 елның 11-12 май көннәрендә булган вакыйгаларны искә төшерик. Галәвиев ул үтергән кешеләрнең туганнарыннан гафу үтенде.

Azatliq.org 

Татарстанда татарча язылган элмә такталардан хаталар табу бәйгесе игълан ителә

Бәйгедә катнашу өчен, фото төшереп җибәрү кирәк, анда элмә такта тулысынча күренергә тиеш. Шулай ук хәбәр җибәргәндә элмә тактаның кайда урнаштырылуы турында төгәл адрес күрсәтү мәҗбүри.

Azatliq.org 

Тимер юл диверсияләре турындагы эшләр нигезендә тоткарлаунчы һәр өченче кеше — балигъ булмаган бала

Ул хакта "Медиазона" яза. Басма мәгълүматынча, Русиядә тимер юлларны зарарлау белән бәйле барлыгы 66 кеше тоткарланган, нибары сигез кешегә генә 30 яшьтән күбрәк.

Azatliq.org 

Башкортстанда генерал Шәйморатов медале булдырырга тәкъдим итәләр

Әлеге медальне “батырлык һәм кыюлык” күрсәтеп, җәмәгать тәртибен саклаучыларга, гадәттән тыш хәлләрдә кешеләрне коткаручыларга, гомерләрен куркыныч астына куеп, хәрби, сивил хезмәт бурычларын үтәүчеләргә бирү тәкъдим ителә.

Azatliq.org 

Котрагка һәйкәл сүтелерме? Самар хакимияте Кубрат ханның улына куелган һәйкәлгә каршы

Һәйкәлне кую артыннан йөргән Гомәр Батыршин сынны кире сүтмәячәген әйтә һәм җирле түрәләрнең каршылык күрсәтүен белдерә. Тарихчы Фаяз Хуҗин да һәйкәл Самар өлкәсендә урынлы куелган дип саный. Самар өлкәсендә Идел буена болгарларны китерүче дип саналучы Котрагка һәйкәл кую низаг китереп чыгарды. Хакимият җирле татар активистларын канунсыз гамәл башкаруда гаепли. Һәйкәл кую артыннан йөргән татар җәмәгатьчелеге исә сынны кире сүтмәячәген әйтә. Болгарстанда ясалган биш тонналы һәйкәл Идел елгасы ярында урнаштырылса да... Читать дальше...