Июнь
2023

Новости за 13.06.2023

Azatliq.org 

Думага сугышта катнашучы хөкем ителгәннәрне азат итү турында канун өлгесе кертелде

Документка аңлатма язуында әйтелгәнчә, җинаять җаваплылыгыннан азат итү – “җәза бирү максатларына ирешергә булышачак” һәм “кораллы көчләрне тулыландыру өчен өстәмә мөмкинлекләр бирәчәк”.

Azatliq.org 

Сугыш башланганнан бирле Русиядән 8,5 мең доллар миллионеры күчеп киткән

Фаразларга ярашлы, Русиядән күбрәк - доллар миллионеры булган 15 мең кеше күченеп китәргә тиеш булган. Әмма Русиягә каршы кертелгән чикләүләр байларга күчеп китүне авырлаштырган диелә.

Azatliq.org 

Акмәчет тикшерү изоляторында активист Асан Ахтемовның сәламәтлеге начарайган

Шартларга килгәндә: камераларда иртәнге алтыдан кичке унга кадәр ятакта утырып һәм ятып торырга ярамый. Тоткыннарга тикшерү изоляторы хезмәткәрләренең күзенә карауны тыялар һәм Русия гимнын ятлаталар, диелә.

Azatliq.org 

Швеция Эрдоганны тәнкыйтьләүчеләрнең берсен Төркиягә тапшырачак

Швеция НАТОга керергә гариза тапшырганнан бирле, беренче тапкыр Төркиягә Көрдстан эшче фиркасе тарафдарын тапшырачаклар. Әнкара Швециядән Көрдстан эшче фиркасенә кырысрак карашта булуын һәм илдә сыену урыны алган 100дән артык көрд активистын Төркиягә тапшыруын таләп иткән иде.