Ноябрь
2023

Новости за 13.11.2023

Azatliq.org 

Башкортстанда яшәүчеләр Путинга чит илдән кертелгән машиналар өчен утильләштерү җыемы артуга зарлана

29 октябрьдә утильләштерү җыемы арттырылды - бу бер тапкыр түләнә торган акча, аны дәүләт киләчәктә машинаны утильләштерү өчен җыя. Кайбер машиналар өчен бу җыемнарның бәясе 250 тапкырга арткан. Хәзер кешеләр чит илдән машина сатып алса да, җыем өчен акчасы булмагач, аларны исәпкә куйдыра алмый.

Azatliq.org 

Сицилиядә Этна янартавы ата башлады

Этнаның биеклеге - 3357 метр. Ул Европадагы иң биек янартау булып тора. Атылуы һәм җимерелүләр аркасында биеклеге үзгәрергә дә мөмкин.

Azatliq.org 

Татарстанның Усаклык бистәсендә яшәүчеләр юл салуны сорый

Бистәдә яшәүчеләр күп оешмаларга мөрәҗәгать итүләрен әйтә. Башта аларга 2023 елда юл ясыйбыз дигәннәр, әмма соңрак комиссия килеп исәпләп караган да, 1,5 чакрым юл өслеге өчен 100 млн сум кирәклеген исәпләп чыгарган.  "XXI нче гасыр, ә без шушылай яшибез. Моны коточкыч дип саныйбыз", ди алар.

Azatliq.org 

"Психик авыру булганга түгел, рәхимсезлек гадәткә кергәнгә көч кулланалар"

2023 елның августында бәйсез социологлар төркеме "Җәзалауларга каршы такым" өчен уздырылган тикшеренүен төгәлләде. Тикшеренүгә "Рөхсәт ителгән — ителмәгән" дип исем бирелгән. Бу хакта "Idel.Реалии"  "Җәзалауларга каршы такым" вәкиле Ольга Садовская белән сөйләште.