Татарстанда юлында фаҗига: руль артында үлгән

Фаҗига башкаланың Тихорецкая һәм Техник урамнары киселешеннән ерак түгел урында килеп чыккан.

"Газель" йөк ташу машинасы йөртүче руль артында – урам буйлап хәрәкәт иткән вакытта вафат булган. Вакыйганы күреп калучылар әйтүенчә, автомобильнең тизлеге кими, юлдан читкә тайпыла һәм таш коймага бәрелә. Тиз арада килеп җиткән ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре дә ир-атка ярдәм итә алмый – ул инде үлгән була.

 

Соңрак шунысы ачыкланган: ир-ат күптән түгел инфаркт кичергән, әмма кабат эшкә чыгарга булган.

 

Якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз...

http://intertat.ru/tt/

Читайте на сайте