Басуда фермер атып үтергән күрше кызы Элинаның бабасы: «Дуслары килде, шашлык ясадылар»

Басуда фермер атып үтергән күрше кызы Элинаның бабасы: «Дуслары килде, шашлык ясадылар»

Ростов өлкәсендә студент кызны атып үтергән фермерны тоткарлаганнар. Үсмер кыз курсташ егете белән машинада йөргәндә коточкыч фаҗига килеп чыга. Аларга фермер мылтыктан ата башлый. Берничә ядрә кызга тия, ул һәлак була. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

  • «Куркытыр өчен генә аткан». Фермер 17 яшьлек кызны үтергән, дип язган идек.

Фермер сорау алганда гаебен таный, ул ялгыш атуын әйтә. Саид Б. исемле бу кеше 17 яшьлек күрше кызы Элина А.ны ничек үтергәнен сөйләгән.

«Зур тизлектә барганда автомобиль шуып китте, аннары турайды. Мин 2 тапкыр аттым», – ди ул.

Элинаның бабасы әлегә оныгының үлеменә ышана алмый. Ул фаҗига булыр алдыннан кич белән оныгы янына Волгодонскидан курсташлары килүен әйтә. Яшьләр шашлык пешерә, аннары авыл буйлап машинада йөриләр.

«Миңа килен 2.15 сәгатьтә шалтыратты, ул хастаханәдә иде инде. Эля үлгән. Операция ясаганнар. Өчме, дүртме тапкыр аткан», – диде Элинаның бабасы.

Яшьләр машинада ферма яныннан узып барганда, мылтыктан ату тавышы ишетә. Ферма аларның өеннән 1 км дан кимрәк ераклыкта. Саид Б. бу машинаны тотар өчен махсус чыгуын әйтә.

«Вакыйга Саид эшли торган ферма янында була. Биредә яшәүчеләр сүзләренчә, ир-ат терлекләрен урлыйлар дип уйлагандыр. Андый очраклар берничә тапкыр булган. Шуңа күрә ата башлаган. Туганнары сүзләренчә, узып баручыларны куркытырга теләгәндер», – дип яза РЕН ТВ хәбәрчесе урыннан.

Саидның туганнары «фаҗига ялгышлык аркасында килеп чыккан» дип саный. «Ул биредә яшәде. Биредә кешеләр яхшы. Бөтенесе хуторда яши. Мөнәсәбәтләре дә яхшы. Бер-берсенә ярдәмләшәләр. Бәхетсезлек килеп чыкты. Бу кешеләрнең кайгысын уртаклашабыз. Нәрсә кирәк, ярдәм итәчәкбез», – ди туганнары.

Хутор халкы Саид турында яхшы яктан гына искә ала. «Ул » бик мәрхәмәтле, яхшы. Гел ярдәм итә иде», – диләр.

37 яшьлек Саид Б. кулга алынган, тикшерү бара.

Россия Тикшерү комитетының Ростов өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, 27 апрельдә төнлә 37 яшьлек ир-ат Цимлянский районында басуда грунт юлда була. Ул узып баручы машинага мылтыктан ата. Машинада 18 яшьлек егет һәм 17 яшьлек кыз була. Кыз яралана, аны хастаханәгә китерәләр. Биредә ул вафат була. Җинаятьтә шикләнелүче тоткарланган.

Читайте на 123ru.net