М7 трассасында куркыныч йөк төягән фура авариядә икегә аерылды
М7 трассасында исерек йөртүче идарә иткәнфура авариядән соң юлны бүлеп куя. ДТП аркасында икегә аерылган автомобильдән куркыныч йөк түгелә. Вакыйга Мәскәү – Уфа юлында була. Башкортостан номерлары белән йөк автомобиле Цивильска таба барганда тайгак юлда идарәне югалтып бүлү лтбойнигына килеп бәрелә. Бик көчле бәрелүдән аның кабинасы аерылып, юл кырыена “оча”. Идарәсез калган ярымтагылма борылып, яны белән тагын отбойникка бәрелә дип хәбәр итә 4на связи” форумы сылтамасына таянып, “КП-Казань”. Ярылган фурадан 56 һәм 60 ике йөз литарлы мичкәләрдән нефть продуктлары агып чыга. Әлеге мичкәләргә җиңел автомобиль килеп керә, каршы яктан – Газель. Бәхетле очрак аркасында алар янып китмиләр. Шул рәвешле юлда өч сәгатьлек “бөке” хасил була. ДТПда фура йөртүчесе һәм аның пассажиры каза күрә. Тикшерү күрсәткәнчә йөртүче исерек була.