Башкортстанда коточкыч авария: бер кеше үлгән, биш кеше имгәнгән

Башкортстанның Бөре районында 13 ноябрьдә юл һәлакәтендә бер кеше үлгән, биш кеше имгәнгән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Башкортстан ЮХИДИ белешмәсе буенча, Уфа-Яңавыл юлында «Хундай Элантра», «Киа Рио» һәм «Хендай Акцент» бәрелешкән.

«Хендай Элантра» йөртүчесе урында ук үлгән. Төрле машиналардагы биш кеше имгәнгән, аларны хастаханәгә илткәннәр.

Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте