Бүген Татарстан юлларында дүрт кеше үлде (+фото)

7 сәгать 10 минутта Мәскәү - Уфа трассасында, Питрәч районы территориясендә чит ил автомобиле йөртүчесе куркынычсыз тизлек сакламыйча ГАЗ автомобиленә килеп керә.  Нәтиҗәдә үзе дә , пассажиры да һәлак була. 8 сәгатьтә шул ук трассада Алабуга районы территориясендә Вольво Киа һәм КамАЗ белән бәрелешә.  Киа йөртүчесе дәваханәдә. 12.15 сәгатьтә  Казан - Оренбург юлында, Алексеевск районында Ваз йөртүчесе баш юлдан килүче МАЗга юл бирми. Җиңел автомобиль йөртүче һәм аның пассажиры вакыйга урынында үлә.

Читайте на сайте