Волгоград янында поезд һәлакәтендә гаепле ир вафат: ул хатынын дәваларга хыялланган

Волгоград янында поезд һәлакәтендә гаепле ир вафат: ул хатынын дәваларга хыялланган

29 июльдә Волгоград өлкәсендә «Казан – Адлер» поезды тимер юлда кысылып калган «КамАЗ»га бәрелде. Ул вакытта поезда 803 пассажир булган. 9 вагон рельслардан чыгып ауды. Кешеләр киштәләрдән егылып төште, дистәләгән кеше имгәнде. Бу авария турында тулырак мәгълүматны «Московский комсомолец» сайты яза.

Йөк машинасы йөртүчесе 43 яшьлек Асламбек Усматов авариядән соң машина кабинасына кысылып кала, аны коткаручылар чыгара, соңыннан санавиация вертолеты белән Волгоград хастаханәсенә алып китәләр. Табиблар аның гомере өчен ахыргача көрәшә, тик кичә ул операциядән соң үлгән. Аның кабыргалары, баш сөяге сынган, баш мие нык селкенгән була.

Бу фаҗигадән соң аның гаиләсенә янаулар булган, Асламбекны гаепләгәннәр.

– Асламбек һәрвакыт бик сак иде, – дип елый аның тол хатыны Тамара. – Ул яхшы йөртте, барысын да белә иде, машиналарны яратты, ә элек автомеханик булып эшләде. Без аның белән балачактан ук таныш, Волгоград янында бер бистәдә яшәдек, соңыннан өйләнештек. Күптән түгел Котельниково шәһәренә күченеп килдек, 2 бүлмәле фатир ялладык. Монда эш тә бар, балаларга да уңайлырак. Кызбызга 10 яшь, 6нчы класска күчте, ә улыбыз инженерлыкка укырга Волгоград дәүләт университетына керде. Мин хисапчы булып эшлим, ә ирем берничә атна элек шушындагы оешмага машина йөртүче булып урнашты. Бу – яңа оешма, кызганыч, мин анда беркемне дә белмим.

Ул бу юлдан еш йөри идеме?

Эшкә урнашканнан бирле, һәр көн тимер юллар аркылы йөрде. Һәм гел бер үк вакытта. Оешмага карьердан ком ташыды. Юл аркылы чыга торган шул җирдә бөтен билгеләрне һәм светофорларны куярга тиеш кешеләрнең битарафлыгы гаепле дип саныйм.

Тамара сүзләренчә, бу авария – бәхетсезлек очрагы.

– Иртән ирем гадәттәгечә эшкә китте, алдагы көнне спиртлы эчемлекләр эчмәде. Ул гомумән, эчмәде, бары тик бәйрәмнәрдә генә бераз эчә иде. Гаиләбез әйбәт, дус-тату. Хәзер Аслмабекнең әти-әнисе һәм минем әти-әниләр балалар белән безне тынычландырырга, ярдәм итәргә тырыша. Иремне иртәгә җирлиләр. Әмма алга таба ничек яшәргә?!

Тамара Усматова инде икенче ел онкология белән көрәшә икән, ул һәр көнне дарулар эчә, уколлар ясый, ә аларга акча бик күп кирәк.

«Күптән түгел операциядән соң минем ремиссия башланды, миңа өченче группа инвалидлык бирделәр, ә аңа кадәр икенче группада идем. Бу кайгыны ничек кичерергә, гаиләбез белән ни булыр. Ирем ул каһәр суккан эшкә дә миңа ярдәм итәр өчен урнашты бит. Акча эшләү һәм минем дәвалау турында гына уйлады!» – дип елый хатын.

Читайте на 123ru.net