World News

Зәйдә депутатлар ветераннарны матбугатка үз хисапларына яздыра

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан Зәй район һәм шәһәр Советы депутатлары “Онытмыйбыз, кадерлибез Сезне!” дип аталган акция үткәрә. Бу көннәрдә депутатлар 2015 елның беренче яртысына республика һәм район газеталарына Бөек Ватан сугышы ветераннары, толлар һәм тыл хезмәтчәннәрен үз хисапларына (3әр ветеранга) яздыра. Шулай итеп, шәһәр-районда вакытлы матбугат алдыручылар саны шактый артачак.

Читайте на сайте