World News

Пычак сыну аркасында бер зәйленең гомере сакланып кала

Зәй шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре  районның бер авылында, спиртлы эчемлек куллангач, ике ир-егет арасында чыккан низаг нәтиҗәсендә үтерү нияте белән башкарылган җинаять эшен тикшерделәр. 42 яшьлек ир-ат шешәдәшенең күкрәк турысына һәм эченә дүрт тапкыр пычак белән кадый. Прокуратура хезмәткәрләре белдерүенчә, ул бу җинаятьчел гамәлен кешене үлемгә китергәнче башкарырга мөмкин булган, бәхеткә, пычак сынып кына ул бу ниятен башкара алмаган. Үз вакытында ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелү нәтиҗәсендә бу ир-атның гомере саклап калынган. Ә җинаять кылучыны шәһәр суды 6 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итте.

Фото яндекс сайтыннан http://kpravda.com/v-xmelnicokom-nashli-zarezannymi-mat-i-ee-6-letnego-rebenka-podrobnosti/

Читайте на сайте