World News

Мамадышта иң матур кәҗәне сайлаганнар

 Бәйгедә кәҗәсе булган һәркем катнаша алган.


Конкурсның бары тик бер шарты бар. Ул да булса – Галинең дустын матур итеп киендерергә, шәһәрнең төп мәйданына 7 гыйнвар көнне алып килергә кирәк булган. Конкурста бары 5 кеше һәм аларның кәҗәләре генә катнашкан. Җиңүче хуҗаларны бүләкләү белән беррәттән, кәҗәләр дә бүләксез калмаган. Аларга кәбестә  биргәннәр. Иң матур кәҗә, дип, Көмеш Күл авылыннан килгән кәҗә табылган. Моның турында “Татар-информ” хәбәр итә.

Читайте на сайте