Лениногорскида бер машинага ут капкан
14 гыйнварда көндезге уннар тирәсендә шәһәребезнең Промышленная урамында йөреп барганда җиңел машина яна башлый.
Автомобиль белән идарә итүче ир-ат төтен исен сизеп, машинасын туктата, ә бераздан ялкын күренә. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, ялкын телләре машинаны тулысынча чорнап алган була. Хәзерге вакытта аның сәбәбен ачыклау эшләре бара, дип хәбәр итә бүлек инспекторлары.